Татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең әлеге җыентыгына милли әдәбиятның Алтын фондына кергән хикәяләре, повестьлары тупланды.
Рассказ о самой вкусной сарме (с крт. – голубцы). И только этим воспоминанием из своего детства героиня описывает все тяготы жизни крымских татар в первые годы после возвращения на свою историческую Родину.Повествование ведется на крымско-татарском языке.
"Ихтимал…" Бу повестьта җинаять тә, хыянәт тә юк. Биредә яхшы гамәлләр, матур хыяллар бар. Буыннар бәйләнеше бар. Биредә чынбарлык фантастика белән кушылып китә. ХХII гасырда яшәүче төп герой егерменче һәм егерме беренче гасырларга сәяхәт итә. Әйдәгез, без дә аның белән еллар һәм юллар үтик, гасырлар кичик.Ә "Күренмәс-кала кыйссасы"… Хикәя бу. Анда бөтен сүзләр дә К хәрефеннән башлана.
В сборник вошли лучшие стихотворения поэтессы, написанные в разные годы.
Танылган язучы Марат Әмирхановның бу китабында халкыбызның үткәненә, катлаулы язмышына янә бер кат борылып карау мөмкинлеге тудырган «Үрбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад» һәм «Әлвидаг» исемле тарихи романнары урын алды.
Күренекле шагыйрь, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нури Арслановның әлеге җыентыгына иҗатының иң яхшы үрнәкләре туплап бирелде.
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына соңгы елларда иҗат ителгән повестьлары, бәяннары, хикәяләре туплап бирелде. Дөнья гаме белән яшәүче геройларның, бер нигезгә җыела алмыйча иза чиккән гаиләләрнең драматик вакыйгаларга бай тормышы, өмет-хыяллар белән өртелеп, гыйбрәтле язмышлар тудыра.
Бу китапка авторның төрле елларда иҗат ителгән һәм күбесе вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән юмористик шигырьләре, пародия-үртәмешләре, эпиграмма һәм багышлаулары туплап бирелде.
Шагыйрәнең яңа китабында мәхәббәт лирикасына да, иҗтимагый-фәлсәфи шигърияткә дә зур урын бирелгән.В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.
Узган гасырның 1960 елларында әдәбиятка килгән танылган әдип Г. Сабитовның бу китабына өлкәннәр һәм балалар өчен табигый сюжетларга бай булган, халыкчан матур тел белән язылган җыйнак һәм җиңел, сабыр һәм салмак хикәяләре тупланды.
Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Язгы аҗаган» романы урын алды. Ярты гасыр аралыгын үз эченә алган әлеге әсәрдә илдә барган үзгәрешләр, кешеләр ара-сындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык һәм хыянәт, фидакарьлек һәм икейөзлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр Иргали–Гөлниса, Гази–Гөлүсә, Бәһрам, Таҗи, Ха...
В основе этой книги различные ступени жизни одной личности – самого автора – ныне известного татарского писателя, учёного-литературоведа, профессора, члена-корреспондента АН РТ, лауреата международной премии им. Кул Гали, литературных премий им. Г. Исхаки, Дж. Валиди, премии АН РТ им. Г. Ибрагимова Талгата Галиуллина. В повести «Гроздья жизни» описывается его счастливое детство, юность, протекающи...
«Каждый день я по утрамМчусь-бегу к своим цветам,Поливаю их из лейки,Восхищаюсь и лелею…»
Бу әсәрне укыганда син, Даими Укучым, тормышыбыздагы фаҗигаләрнең берсен искә төшерәчәксең. Котылгысыз рәвештә. Һәм Син хаклы. Бу әсәргә нәкъ шул вакыйга этәргеч бирде. Мин андый фаҗигаләрнең беркайчан да булмавын телим. Шуңа күрә, әсәремдә “альтернатив тарих” тудырырга теләдем.Бу бер җирлексез түгел. Хәтта ниндидер көчләр тарафыннан эшкәртелеп, котылгысыз хәлгә калган очракта да кеше үзен хәтәр а...
Күренекле прозаик, драматург, публицист Әхәт Гаффарның әлеге китабында атаклы «Әҗәт» хикәясеннән алып заманыбызның хәлиткеч әхлакый һәм социаль мәсьәләләрен үзәккә куеп язылган «Олы юлның тузаны», «Богау» кебек эпик романнары нәшер ителә. Әсәрләрдәге һәр җөмлә, фикер, чагыштыру, һәр табигать күренеше каһарманнарның язмышын, уй-гамәлләрен, тойгы-кичерешләрен югары сәнгатьчә тасвирлауга юнәлтелгән.
Язучы-прозаик һәм журналист Ә. Моталлапов бу китабына туплап биргән хикәя-повестьларында сугыш чоры балаларының гыйбрәтле язмышларын, өмет-хыялларын чагылдыра. Китапта шулай ук язучының шигырь һәм новеллалары да тәкъдим ителә.
Поэзия – отражение души поэта, его видения мира. Вселенная казанского поэта, лауреата Республиканской премии имени Мусы Джалиля, Евразийской международной премии Ленара Шаеха залита солнцем, ярко освещена, играет живыми и яркими красками. Его душу, как признаётся сам автор, «наполняет чистота» – это счастливый человек, живущий полнокровной жизнью: «Любви седьмое небо я познал!» В книгу собраны сти...
Бу әсәрнең авторы Гүзәл Яхина Казан шәһәрендә туып үсә, чит телләр факультетын тәмамлый, Мәскәү кино мәктәбенең сценарийлар язу факультетында укый. Әсәрләре «Нева», «Сибирские огни», «Октябрь» журналларында дөнья күрә.«Зөләйха күзләрен ача» романындагы вакыйгалар 1930 елның кышында бер татар авылында башланып китә. Урта хәлле гаиләдә яшәүче авыл хатыны Зөләйханы йөзләгән башка күченеп китүчеләр бе...
Бу роман – «Олы юл да сикәлтәле» исемле трилогиянең өченче кисәге. Беренчесе шул исем белән 2007 елда, икенчесе («Сөеп туймас чакларың») 2011 елда дөнья күргән иде. Роман гыйбрәтле хәлләргә, мәхәббәт маҗараларына, тирән психологик кичерешләргә, тормыш-яшәеш хакында уйлануларга, четерекле вакыйгаларга бай. Ул киң катлау әдәбият сөючеләрнең игътибарын җәлеп итәр дип өметләнәбез.
Бу китапка әдипнең төрле елларда иҗат иткән биш проза һәм сәхнә әсәре тупланды.
Язучы-прозаик Мәгъсум Хуҗин – үзенең талантын тулаем диярлек хикәя жанрына багышлаган сирәк каләм осталарыннан берсе. Әдипнең әдәби мирас буларак тәкъдим ителгән бу китабына исә тормышның, әдәбиятның үсешен җентекләп өйрәнеп-барлап язылган иҗат тасвирәтләре туплап бирелде.
Язучы-прозаик Нурислам Хәсәновның әлеге томында төрле елларда язылган өч романы, өч повесте урын алды. Аларда авыр язмышлы кешеләрнең эчке кичерешләре, яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, әдәп-әхлак, кешелекнең табигатькә булган мөнәсәбәте, тормыш-яшәешебез чагыла.
Әлеге китапта татар әдәбияты классигы, халкыбызның танылган каһарман шагыйре Фатих Кәримнең (1909–1945) иң яхшы шигъри әсәрләре туплап бирелә.Җыентык әдипнең тууына 110 ел тулуга багышлап чыгарыла һәм киң катлау укучыларга адреслана.В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.
В книгу вошли избранные произведения выдающегося татарского писателя Амирхана Еники в переводе на русский язык.
Язучы һәм публицист Наил Шәрифуллинның киң катлау укучыларга тәкъдим ителгән әлеге китабына хәзерге вазгыятьне, тормышны төрле яктан чагылдырган, төрле елларда көндәлек матбугатта дөнья күргән мәкалә-язмалары тупланды.