Бу әсәрне укыганда син, Даими Укучым, тормышыбыздагы фаҗигаләрнең берсен искә төшерәчәксең. Котылгысыз рәвештә. Һәм Син хаклы. Бу әсәргә нәкъ шул вакыйга этәргеч бирде. Мин андый фаҗигаләрнең беркайчан да булмавын телим. Шуңа күрә, әсәремдә “альтернатив тарих” тудырырга теләдем.Бу бер җирлексез түгел. Хәтта ниндидер көчләр тарафыннан эшкәртелеп, котылгысыз хәлгә калган очракта да кеше үзен хәтәр адымнардан саклау өчен көрәшә ала. Җиңеп чыгамы ул, җиңеләме – ансы башка мәсьәлә. Көрәшкә алынуы мөһ...
Бу әсәрне укыганда син, Даими Укучым, тормышыбыздагы фаҗигаләрнең берсен искә төшерәчәксең. Котылгысыз рәвештә. Һәм Син хаклы. Бу әсәргә нәкъ шул вакыйга этәргеч бирде. Мин андый фаҗигаләрнең беркайчан да булмавын телим. Шуңа күрә, әсәремдә “альтернатив тарих” тудырырга теләдем.
Бу бер җирлексез түгел. Хәтта ниндидер көчләр тарафыннан эшкәртелеп, котылгысыз хәлгә калган очракта да кеше үзен хәтәр адымнардан саклау өчен көрәшә ала. Җиңеп чыгамы ул, җиңеләме – ансы башка мәсьәлә. Көрәшкә алынуы мөһим. Бу очракта аның җиңүенә өмет бар. Җиңү дә бер югалтусыз гына булмаска мөмкин. Билгеле вакыйганы, билгеле персонажларны хәтерләтсә дә бу әсәр – альтернатив тарих, димәк, тормышта булган вакыйганы бөтенләй башка яссылыкта күзаллау. “Ә бит шулай да була алыр иде…”– дип уфтану.
Әсәрне укыганда да, аңа йомгак ясаганда да шуңа игътибар итәрсең, ашык-пошык хөкем чыгарырга тырышмассың дип өметләнәм. Ә хәзер без Синең белән җитәкләшеп коточкыч вакыйгалар дөньясына атлыйбыз…
Содержит нецензурную брань.
Книга «Тик син генә…» автора Кәбиров Марат оценена посетителями КнигоГид, и её читательский рейтинг составил 0 из 10.0 оценок
Расскажите нам о ваших литературных предпочтениях – выберите интересные вам жанры и поджанры
Мы собрали для вас персональную книжную подборку на основе ваших предпочтений.
Написано 0 рецензий