Ландыш Әбүдәрованың беренче китабына төрле елларда иҗат ителгән чәчмә әсәрләре: повесте, хикәяләре һәм әкиятләре тупланды. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья – яңа заман кешеләренең яшәү рәвеше, аларның яңа тормышка карашы. Автор аларны үзенчә бер калыпка салып бирә. Китап хәзерге чор прозасын сөючеләргә тәкъдим ителә.В первую книгу Ландыш Абударовой вошли произведения, написанные в разные годы: повести, ра...
Бу китапка күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның Г. Тукай исемендәге, РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатына галимнәрнең тәфсилле анализлары, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең истәлек-хатирәләре, шигырьләре туплап бирелде. Җыентыкта шулай ук әдипнең моңарчы басылмаган әсәрләре һәм башка язмалары ...
Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат итүче укытучы-шагыйрә Г. Галләмова укучылар игътибарына туган җир, бәхет, мәхәббәт турында уйлануларын чагылдырган шигырьләрен тәкъдим итә.
Танылган язучы М. Кәбировның бу китабына соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде. Автор бүгенге көннең кискен проблемаларын күтәрә, рухи кыйммәтләрнең югала баруын әдәби геройларның нечкә психологик кичерешләре аша тасвирлый.В книгу известного писателя М. Кабирова вошли произведения, написанные в последние годы. Автор поднимает острые проблемы современности, описывает исчезновение духов...
Башкортстан Республикасының Яңавыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкованың әлеге китабына соңгы елларда язылган шигырьләре, җырлары туплап бирелде.
«Татар прозасы» сериясеннән дөнья күргән җиденче китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның (1925–2000) «Чикләвек төше», «Хыялый Хәйрүш егетләре», «Ардуан батыр», «Олы Язга сәяхәт», «Этләр патшасы», «Акча күктән яумый» повестьлары урын алды.В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.
Галим, тарихчы Миркасыйм Госмановның бу җыентыгына замандашлары, әдәбият, сәнгать һәм фән өлкәсендә хезмәт куйган күренекле шәхесләр турындагы истәлекләре туплап бирелде.Китап галимнең тууына 85 ел тулу уңаеннан нәшер ителә.В сборнике современного ученого, историка Миркасыма Усманова собраны воспоминания о выдающихся деятелях литературы, искусства и науки.Книга издана к 85-летию со дня рождения уч...
Әдәбият галиме, театр белгече һәм тәнкыйтьче Азат Әхмәдуллинның бу китабына XX йөз ахыры – XXI йөз башы татар әдәбиятына (нигездә, драматургиягә) караган фәнни мәкаләләре туплап бирелде.
Әлеге китап – Дилбәр Исраеваның беренче шигырьләр җыентыгы. Бу җыентыкта авторның 2014 елдан 2023 елга тиклем язылган шигырьләре тупланган. Аларда яшь шагыйрәнең туган якка, якыннарына, тормышка булган мәхәббәте, уй кичерешләре, борчулары чагыла. Бу шигырьләр шигъри җанлы булган беркемне дә битараф калдырмый: алар уйландыра, сокландыра, сагышландыра. Авторның кабатланмас иҗаты сезнең дә күңелләрег...
Бу китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиевнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, повестьлары һәм мәшһүр шәхесләр турындагы истәлек-язмалары керде.Киң катлам укучылар ихтыяҗын исәпкә алып, әсәрләр татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә.В эту книгу народного поэта Республики Татарстан Разиля Валеева вошли его стихи, повести и воспоминания о выдающихся личностях, написанные в...
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына соңгы елларда иҗат ителгән повестьлары, бәяннары, хикәяләре туплап бирелде. Дөнья гаме белән яшәүче геройларның, бер нигезгә җыела алмыйча иза чиккән гаиләләрнең драматик вакыйгаларга бай тормышы, өмет-хыяллар белән өртелеп, гыйбрәтле язмышлар тудыра.
Танылган эзтабар әдип-архивчы һәм шагыйрь, Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең һәм Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге каршындагы «Хәтер Яктысы» эзләнү экспедициясе җитәкчесе Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан нәшер ителүче яңа китабына дәһшәтле сугыш өермәләре аша үткән, моңарчы билгесез каһарманнарга яисә аз билгеле батырларг...
Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томына «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк» романнары кертелде.«Кубрат хан» романында моннан ундүрт гасырлар элек Таман ярымутравында Кубрат хан төзегән Бөек Болгар дәүләтендә христиан, ислам диннәренең көчәюе, мәҗүси йолаларның алар тарафыннан йотыла баруы, шул яссылыкта шәхес һәм ыр...
Язучы-прозаик Мәгъсум Хуҗин – үзенең талантын тулаем диярлек хикәя жанрына багышлаган сирәк каләм осталарыннан берсе. Әдипнең әдәби мирас буларак тәкъдим ителгән бу китабына исә тормышның, әдәбиятның үсешен җентекләп өйрәнеп-барлап язылган иҗат тасвирәтләре туплап бирелде.
Язучы әлеге китапта урын алган әсәрләрендә табигатьне, туган җирне өзелеп яраткан авыл кешеләре турында бәян итә. Бүгенге көндә аеруча әһәмиятле булган мәрхәмәтлелек, рәхим-шәфкать, игелеклелек мәсьәләләрен күтәрә.
Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләрен...
Татарстан Республикасының халык язучысы Гәрәй Рәхимнең бу китабына элеккерәк һәм соңгы елларда иҗат ителгән шигъри әсәрләре тупланды.
Әлеге китапка драматургның төрле елларда иҗат ителгән сәхнә әсәрләре туплап бирелде.
Монография озак еллар дәвамында Казан дәүләт университеты студентларына татар теленең тарихи грамматикасын укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп язылды. Анда фонетика һәм морфология өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр эзлекле яктыртылды, алар башка төрки телләргә, татар теленең диалект һәм сөйләшләренә таянып аңлатылды.Монография написана на основе многолетнего опыта преподавания исторической грамматики татарско...
Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның бу китабына яңа шигырьләре һәм тәрҗемәләре туплап бирелде.
Әлеге китапта язучы, тәрҗемәче Таһир Нурмөхәммәтовның (1930–1999) автобиографик материалларга нигезләнеп язылган бәяны урын алды.
Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Таңчулпан Гарипованың китабына төрле елларда язылган роман, повесть һәм хикәяләре тупланды. Әлеге әсәрләрдә фаҗигале, гыйбрәтле кеше язмышлары, кызыклы һәм үзенчәлекле образ-характерлар психологик тирәнлек белән тасвирлана.
Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең әлеге китабында авторның фәнни мирасы – гыйлем-мәгърифәт, татар әдәбияты һәм мәдәнияты тарихына кагылышлы материаллар, гарәп графикасында сакланган көндәлек матбугат язмаларына, архив документларына таянып язылган мәкаләләр, күренекле шәхесләребез хакында истәлекләр тупланды.Татар...
Әлеге китапка язучының төрле елларда язылган һәм укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Күпер чыкканда», «Һәлакәт», «Ике урам арасы», «Ул яшәргә тиеш иде» дигән повестьлары туплап бирелде.
Бу китапта авторның канатлы романтика, матур хыяллар белән өртелгән әсәрләре, кызыклы язмышлар ачылган язмалары урын алды. Алардан яшьлек, ярату, ихлас хисләр, кешеләр арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләр, якты өмет бөркелә.