Читать онлайн «Моабитская тетрадь»

Автор Муса Джалиль

Муса Джалиль

Моабитские тетради

© Татарстан китап нәшрияты, 2016

© Татарское книжное издательство, 2016

* * *

Моабит дәфтәрләре

«Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска!

Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай. Ул 1906 елда туган. Фатиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1 942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп азаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул!

Муса Җәлил. 1943, декабрь». (Беренче «Моабит дәфтәре» ннән) * * *

«Бу төптә – 33 шигырь.

Әсирлектә һәм тоткынлыкта – 1942. IX–1943. XI арасында язганнарым – 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр.

М. Җәлил». (Икенче «Моабит дәфтәре» ннән)

Кыз җыры

Мин озаттым аны сугышка,Йөрәгемнең сүнмәс кояшын. Мин озаттым аны сугышка,Мәхәббәтем булсын юлдашы. Авыр булды аннан аерылу,Ни әйтсәң дә күңел күңел шул!Авыр булды миңа аерылу,Рәхәт булыр кайткач күрешү!Артык аңа барлык бүләктәнМинем аны сөеп сагынуым,Артык миңа барлык бүләктәнБатырлыгы белән саулыгы. Июнь, 1942

Хат (Җыр)

1

Сугыштан тынган арада,Каләмне манып карага,Хат язар идем сезгә. Их, кызлар, уңган сеңелләр,Хат язар идем сезгә. Сез кушып җырга хатымны,Телгә алсагыз атымныУрамда, өегездә. Их, кызлар, уңган сеңелләр,Урамда, өегездә.

2

Без дошманны илдән куып,Оясын көл итми торып,Өйгә кайтачак түгел.
Их, кызлар, уңган сеңелләр,Өйгә кайтачак түгел.
Кайтмасак та яныгызга,Без булсак җырларыгызда,Шатланыр иде күңел. Их, кызлар, уңган сеңелләр,Шатланыр иде күңел.

3

Без булсак илнең телендә,Дәрт үсә безнең күңелдә,Көч арта беләкләрдә. Их, кызлар, уңган сеңелләр,Көч арта беләкләрдә. Ирешербез тиз теләккә,Без булсак сезнең йөрәктә,Сез безнең йөрәкләрдә. Их, кызлар, уңган сеңелләр,Сез безнең йөрәкләрдә. Июнь (?), 1942

Кичер, илем!

Кичер мине, илем, синең бөекИсемең белән килеп сугышка,Данлы үлем белән күмалмадымБу тәнемне соңгы сулышта. Юк, мин сине тузан бөртегедәйСансыз гомрем өчен сатмадым. Волхов шаһит: изге сугыш антынСоң чиккәчә керсез сакладым. Мин курыкмадым өстән яңгыр төслеЯуганда да туплар, ядрәләр,Каушамадым кан һәм үлек беләнТулганда да тирә-әйләнәм. Алда, артта, уңда һәм сулымдаКиселсә дә юлым; күкрәгемЯраланып канга төренсә дә,Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем. Мин алдымда күрдем шыр сөяктәнКотылгысыз үлем шәүләсен. Кил син миңа, үлем, бары гомремКоллык белән төгәлләнмәсен!Мин түгелме дуска хат язучы,«Борчылма, – дип, – тормыш юлдашым,Соңгы тамчы каным тамса тамсын,Тик антыма таплар кунмасын!»Мин түгелме шигырь утым беләнАнт итүче канлы сугышта?«Үлемгә, – дип, – ачы нәфрәт беләнЕлмаермын соңгы сулышта». «Соң чиктә, – дип, – синең мәхәббәтеңҖиңеләйтер үлем газабын,Илемне һәм сине сөюемнеКаным белән җиргә язармын». «Тыныч булыр йокы, тормышымныБирсәм, – диеп, – туган ил өчен». Ышан, илем, шушы ант сугардыЙөрәгемнең соңгы тибешен!Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча,Үтте яннан, минем тирәләп. Нишлим, нишлим, соңгы минутымдаПистолетым итте хыянәт!Чаян чага үзен соңгы чиктә,Бөркет ярдан түбән ташлана. Мин соң бөркет түгел идеммени,Баш ияргә шуннан башкага!Ышан, илем, шундый бөркет идемМин дә соңгы минут килгәндә,Әзер идем, мәгърур канат җәеп,Ташланырга ярдан түбәнгә. Нишлим, сугыш дустым-пистолетымСоңгы сүздән кинәт баш тартты. Богау салды дошман кулларымаһәм хурлыклы юлдан атлатты. Тоткынлыкта хәзер мин… һәр көннеКөн чыгышын комсыз күзәтәм. Шигырь булып чыга үч ялкыныЯраланган лачын йөрәктән. Көн чыгышы дуслар кулындагыБайрак булып көн дә кызара. Белмисез лә, дуслар, тоткын күңелКүкрәктәге җәрәхәттән түгел,Канлы үчтән шулай кыза ла!Тик бер өмит: кара август төнеИлтер мине шунда җитәкләп. Өстен килер түбән әсирлеккәҮч һәм илгә керсез мәхәббәт. Тик бер өмит, дуслар: сезнең сафтаТабар соңгы көрәш теләген. Яраланган, ләкин тар коллыккаБаш имәгән керсез йөрәгем. Июль, 1942