Читать онлайн «Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь»

Автор Акбулатова Фарзана

Фәрзанә Акбулатова

Мәхәббәт

Повестьлар

Дилбәр

Сабантуй гөрли. Колгаларга эленгән төрле төстәге чүпрәкләр җилфердәп әллә кайдан ук бәйрәмгә чакыра. Мәйдан шау-гөр килә. Кемнәрдер үз машинасында, кемнәрдер матаенда… Җәяү атлаучыларның исәбе-саны юк.

Күктау кызлары белән сөйләшә-сөйләшә йөри торгач, көннең төшкә авышканы да сизелми калды. Бермәлне янәшәсендә торган Гайшә аның кулыннан эләктереп алды.

– Дилбәр, әнә сине әтиең чакыра.

Әтисе кул болгап тора шул. Кыз, ашыгып, аның каршысына чыкты.

– Нәрсә, әти?

– Кызым, бар әле син… – Әтисенең тавышын микрофон гүләве басты. Дилбәр урык-сурык кына «Курай?. . Самат… алып бар…» дигән сүзләрне ишетеп калды.

Әтисе күрсәткән якка карады. Ике абый басып тора. Берсенең кулында курай. Икенчесенең кулы буш. Самат дигәне шулдыр. Дилбәр әтисе сузган курайны тотты да аңа таба юнәлде.

– Саулармысыз! – Исәнләшкәннән соң, көр тавыш белән сорады: – Кемегез Самат агай була?

Абыйлар бер-берсенә карашты.

– Самат? Кайсы авылдан?

Кыз да аптырап калды.

– Әтием Талип исемле. Менә… Самат агаеңа бир, дигән иде. – Кыз кулындагы кураен болгап ук куйды.